Җинаять һәм җәза
13 Марта 2023, 12:00

Тәрбияче хатын кыз баланы чәченнән сөйрәгән

Шундый вәхшиләр ник балалар белән эшли икән?

ВКонтакте.ВКонтакте.
Фото:ВКонтакте.

Курган өлкәсенең Катай балалар йортында эшләүче тәрбияче баланы чәчләреннән сөйрәп йөрткән. Балигъ булмаган кыз баланы мәсхәрәләү видеога эләккән. Кадрларны Ura.ru порталы бастырган.

Социаль челтәрләрдә  таралган видеороликта балалар йорты хезмәткәренең тәрбияләнүчене чәченнән эләктереп кроватька атып бәрүе күренә. Бу вакытта бүлмәдә тагын бер бала булган.

Курган өлкәсе хөкүмәтендә тәрбиячене эштән җибәрүләрен сөйлиләр. “Аңа карата хокук саклау органнары  тикшерү алды эше оештырган. Әле балалар йортына социаль блок өчен җаваплы чиновниклар җыелган”, – дип аңлатканнар Ura.ru порталына. Төбәк губернаторы Вадим Шумковка да бу вакыйга турында хәбәр иткәннәр.

Бу хәлгә кадәр тәрбияче үз эшендә кисәтүләр, шелтәләр алмаган. Эчү белән мавыкмаган. Полиция хезмәткәрләре тәбиячене бу хәлгә нәрсә этәрә алды дигән сорауга җавап эзли.

Каза күргән кызны табиблар караган, тәнендә  җитди җәрәхәтләр ачыкланмаган. Моннан тыш аның белән  психологлар эшли башлаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас