Җинаять һәм җәза
11 март 2023, 17:21

Кыз баланы мәктәптән кайтышлый кыйнаганнар

Юлга дип биргән 30 сум акчасын да тартып алганнар...

runews24.rurunews24.ru
Фото:runews24.ru

Пермь краеның Березники шәһәрендә берничә үсмер 10 яшьлек укучы кызны кыйнаган һәм аның 30 сум акчасын тартып алган. Бу хакта кыйналган кызның әнисе сөйләгән.

Җомга көнне дәрестән соң ханымның кызы мәктәптән чыккан һәм тукталышка табан атлаган. Шулчак аңа 13-15 яшьләрдәге үсмерләр  һөҗүм иткән. Малайлар укучы кызны кыйнаганнар һәм  әниләре юлга дип биргән 30 сум акчасын тартып алганнар.

“Чүп савытлары артыннан кинәт килеп чыктылар да ектылар. Кыйнап, шул ук якка кире качып киттеләр, дип сөйли кызым. Ул аларны белми, мәктәптә моңа кадәр бер дә күрмәгән”, – ди хатын.

Әле кыз бала дәваханәдә. Тикшеренүләр үтә. Аның җәрәхәтләнгән тәнендә кара янган эзләр бихисап, ди. Вакыйганың нечкәлекләрен полиция өйрәнә.

Начар заманда яшибез...  Бер дә юкка кеше кешегә дошман булган заманда. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас