Җинаять һәм җәза
10 март 2023, 15:46

Сибайда диверсантны тотканнар

Очсызландык бугай... Соңгы арада өч тиен акчага  Ватанын сатарга әзер кешеләрнең күбәеп китте.

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Республика тимер юлларындагы  теркәлгән диверсиядән соң күп тә үтми ут төртүчене тотканнар.

SHOT Телеграм-каналы язуынча,  кичә төнге уникеләр тирәсендә  бригадир Сибай-Әлмөхәммәт участогында реле  шкафының януын күреп калган. Янгынны тиз сүндергәннәр. Шикләнелүчене дә тиз ачыклаганнар. Көч структуралары хезмәткәрләре Сибайда яшәүче 22 яшьлек ир артыннан өенә килгәннәр. Ул барын да түкми-чәчми сөйләп биргән. Телефонында диверсантның  төрле шикле төркемнәргә  язылуын  ачыклаганнар. Шул исәптә ул ВСУ (Украина коралланган көчләренең) подразделениеләренең бер төркемендә дә торган.

Тоткарланучы сүзләренчә, ул хуҗалык товарлары кибетендә керосин сатып алган да, сыекчаны реле шкафы эченә койган һәм ут төрткән. Пассажир һәм йөк поездлары хәрәкәте графигына  бу вакыйга тәэсир итмәгән. Ут төртүчегә исә әлегә  “Транспорт чараларын яисә  юлларны яраксыз хәлгә китерү” маддәсе буенча бер ел колония яный. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Очсызландык бугай... Соңгы арада кемнәрнеңдер сүзләрен тыңлап, өч тиен акчага илен, Ватанын сатарга әзер кешеләрнең бик күп булуы ачыкланды. Тик бу русиялеләр шулкадәр надан, ахры, бердән, җиңел генә тотылалар (кая карама – камералар), икенчедән, сатлыкҗан исемен күтәреп, төрмәгә эләгәләр. Ә төрмәгә бер  эләксәң,  бетте инде ул... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас