Җинаять һәм җәза
10 Марта 2023, 15:00

Сабыйның аягы батареяга кысылып калган

Аякны әсирлектән алганнар, әмма нык кына пешеп өлгергән шул...

Сабыйның аягы батареяга кысылып калганСабыйның аягы батареяга кысылып калган
Сабыйның аягы батареяга кысылып калган

Балалар бакчаларында сабыйларга ныклы контроль, күз дә каш булырга кирәклеге турында яхшы беләбез. Ләкин юк-юк та күңелсез хәлләр булып тора.

   Шундыйлардан – күптән түгел Ишембай шәһәрендә балалар бакчасында 3 яшьлек сабыйның сул аягы җылылык батареясына кысылып калган. Нәтиҗәдә, баланың тәне нык кына пешкән. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итә.

  “Балалар бакчасы персоналы, тәрбиячеләр үз бурычларын  тиешенчә башкармаган” – ведомствоның фикере шунды. Садик мөдиренә кисәтү ясалган, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен өстәмә чаралар күрергә, гаеплеләргә җәза бирергә кушылган.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас