

Аксубай районы прокуратурасы кызын бозлы су белән коендырып, чиләк белән кыйнаган 44 яшьлек ирне хөкем иткән. Ир кызын кыйнагач базга ябып куйган.
Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир исерек булган. Кызына ул телефонда күп утырасың, өй эшләрендә ярдәм итмисең дип бәйләнә башлаган һәм эшкә йодрыкларын, кул астына эләккән чиләкне дә җиккән. Чиләк белән кызның башына тондырып алган.
Ир судта гаебен таныган. Аны шартлы рәвештә 3 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар иткәннәр. Шулай ук, әти кеше психиатрда мәҗбүри күзәтү астында торырга тиеш.
Чыганак: tatpressa.ru