Җинаять һәм җәза
10 Марта 2023, 12:53

Хәйбуллада атлар карагын тотканнар

Аларны Ырынбурга алып кайтып сатарга уйлаган. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәйбуллада атлар карагын тотканнарХәйбуллада атлар карагын тотканнар
Хәйбуллада атлар карагын тотканнар

42 яшьлек Ырынбур кешесе Башкортстаннан атлар урлап алып кайтып сатарга уйлаган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Хәйбулла районы бүлеге хезмәткәрләре Ырынбур өлкәсендәге хезмәттәшләре белән берлектә җинаятьчене тотканнар. Оператив-эзләү чаралары барышында Хәйбулла районының Сәгыйть авылы янында үзләре генә йөргән 2 атны машинасы белән урлап качуы ачыкланган.

Элегрәк тә шундый ук урлашу өчен хөкем ителгән 42 яшьлек ир терлекләрне үз ягына алып кайтып барганда кулга алынган. Ир алдан ук ат урларга әзерләнеп, Хәйбулла районына килүен сөйләгән. Үзенең «Газель» машинасын читтәрәк калдырып, атлар көтүе янына җәяү барган һәм аларны берәм-берәм алып киткән.

Ырынбур өлкәсендә яшәүче бу кешегә карата урлау факты буенча җинаять эше ачылган.

Хәйбуллада атлар карагын тотканнар
Хәйбуллада атлар карагын тотканнар
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас