

Республиканың эчке эшләр органнарының дежур бүлекләренә 22 хәбәр килде. Алар арасында, банк хезмәткәрләре исеме астында 12 мошенниклык, 4 төрле хезмәт күрсәтүдә алдашу, 3 микрокредитлар бирүдә алдау, 2 очрак Интернет аша товар сатып алу / сату, 1 социаль алдау очрагы теркәлгән Республика кешеләре мошенникларга 7 март көнне 7 миллион сумнан артык акчасын күчергән.
Зәңгәр экраннар, радио тапшырулар аша, матбугат битләрендә мошенниклар коткысына бирелмәгез дип күп тапкыр кисәтүләр дөнья күреп тора. Безнең “Өмет” гәзите дә бу турыда даими язып аңлату эшләре алып бара. Шулай булуга карамастан алданабыз, мошенникларны баетабыз. Чит кешеләр безне баетмаячагын кайчан аңлый башларбыз инде?
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ