

РФ Тикшерү комитетының БР буенча идарәсенең Иглин районара тикшерү бүлеге “Сетевая компания” генераль директорына карата кузгатылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Җинаять эше РФ Җинаять җәзалары кодексының ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәү маддәсе буенча кузгатылган булган.
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2022 елның июль аеннан алып октябренә кадәр 55 хезмәткәренә эш хакын тулысынча түләмәгән, нәтиҗәдә бурыч суммасы 6 миллион сумнан артып киткән. Шул ук вакытта күрсәтелгән вакыт аралыгында оешма карамагындагы 15 миллион сумнан артык акча хезмәт хакын түләү белән бәйле булмаган башка максатларга тотынылган. Компания хезмәткәрләре хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: bashinform.ru