

Подмосковьеның Сергиев Посад шәһәрендә бер хатын тугыз яшьлек баласын кыерсыткан малайны каты итеп кыйнаган. Котырынган ана малайның умыртка сөяген сындырган. Бу хәлнең видеосын SHOT Телеграм-каналы бастырган.
Видеода ана кеше балага аты-юлы белән кычкыра. Аны курткасыннан эләктереп җилтерәтә, карга этеп ега. Соңыннан ана кешегә олы малае ярдәмгә килә. Һәм кыерсытучы малайны алар бергәләп кыйныйлар. Бу кадрлар коточкыч! Кадрларны карап та, хатын-кыз кычкырган сүзләрне тыңлап та булмый.
Соңрак ачыклануынча, җәнҗал 9 яшьлек баланың балалар мәйданчыгында ямьсез итеп сүгенүеннән башланган. Сүгенгән баладан аз гына өлкәнрәк үсмергә бу хәл ошамаган һәм ул малайны таудан эткән. Бала моны әнисенә эләкләгән.
Ана олы малае белән балалар мәйданчыгына килеп, кече улы өчен үч иткән. Имгәнгән малайны дәваханәгә озатканнар.
1 минутка да тулмаган видеоязмада коточкыч вәхшилек сурәтләнә. Ана кеше балага карата шундый мәрхәмәтсез, рәхимсез була аламы икәнни дип уйлыйсың... Була ала икән шул...
Чыганак: lenta.ru