Җинаять һәм җәза
3 март 2023, 08:39

Мунчасыз калган

Суд приставлары иргә  ничә тапкыр кисәтү ясасалар да, ул колагына да элмәгән.

kazanfirst.ru Мунчасыз калганkazanfirst.ru Мунчасыз калган
Мунчасыз калганФото:kazanfirst.ru

Татарстанның Азнакай районында яшәүче ир 500 мең сум бурычы аркасында мунчасыз калган: суд приставлары аның мунчасына арест салган.

Иргә  ничә тапкыр кисәтү ясасалар да, ул колагына да элмәгән. Суд приставлары ир белән берничә тапкыр сөйләшеп караганнар, файдасы булмагач аның күчеп йөри торган мунчасын тартып алганнар. Әгәр ир бурычын капламаса, суд приставлары аның мунчасын аукционга сатуга куячаклар, дип хәбәр иткән Татарстан Республикасы буенча суд приставлары идарәсенең матбугат хезмәте.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас