Җинаять һәм җәза
3 март 2023, 09:52

"Мин аны гафу иттем"

Уфаның Аврора урамында машина бәрдергән балалы хатынның ире Гопиржон Ашуров үтерүче турында шулай дигән.

"Мин аны гафу иттем""Мин аны гафу иттем"
"Мин аны гафу иттем"

"Бу уйламаганда килеп чыккан бәхетсезлек инде. Мин үзем водитель булгач, аңлыйм. Мин аны гафу иттем", - дигән былтыр җәй Уфаның Аврора урамында машина бәрдергән балалы хатынның ире Гопиржон Ашуров Дарья Сорокина хакында.

Бүген Киров район судында Дарья Сорокина эше кабат каралган. Утырыш ябык формада үткән.

Исегезгә төшереп үтик, узган елның июлендә Уфада Дарья Сорокина 39 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек баласын машинасы белән бәрдергән иде. Юл һәлакәте Аврора һәм Перовская урамнары чатында булды. Дарья Сорокина Nissan Juke автомобиле белән юлны светофорның яшел төсенә чыгып барган хатын белән баланың өстенә барып менгән.

Октябрь аенда җинаять эше ике якның дуслашуы аркасында туктатылган иде. Декабрьдә прокуратура бу эшне кабат карарга уйлады.

Киләсе суд утырышы 9 мартка билгеләнгән. 

Мондый хәлне кичереп була микән?.. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас