Җинаять һәм җәза
2 март 2023, 16:26

Брянск өлкәсендә диверсантлар кулыннан ике кеше һәлак булган

heywownews.comheywownews.com
Фото:heywownews.com

 Мәгълүмат чараларыннан укып беләсездер, бүген Украина белән чиктәш Брянск өлкәсенең Климовский районындагы Любечане һәм Сушаны авылларында диверсантлар тыныч халыкка һөҗүм итте. Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз белдерүенчә, ике кеше үлгән. Берсе – балаларны  мәктәпкә җиңел машинада илтүче водитель. Икенчесенең кем икәне әлегә билгесез.

Өч баланы утыртып мәктәпкә илткәндә,  Украина диверсантлары җиңел машина буенча  ут ача. Водитель һәлак була. Машинадагы 10  (11 дип тә язалар) яшьлек Федя  үзе белән мәктәпкә барган ике кызны ияртеп авылга табан йөгерә.

Федяның әнисе сөйләвенчә, малайга үрнәк алырга туганнары бар, ул нәкъ шуңа батырлык кылган да инде. Аның  23 һәм 24 яшьлек ике абыйсы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр. “Миңа кызым шаярып әйтә: “Әни, кара, абыйлар әле медальләр алмаган, ә Федя алачак”.

Ана кеше сүзләренчә, бүген гадәти көн булган. Водитель өч баланы мәктәпкә алып киткән. Әмма Федя туу турындагы таныклыгын оныткан. Кире кайтырга туры килгән, чөнки чик буенда документларны тикшерәләр. Малай документын алган да, велосипедына утырып, тукталышка кадәр барган. Велосипедын калдырып, арытаба машинага утырган. Күп тә үтми аларга диверсантлар һөҗүм иткән.

 “Медикларның профессиональлеге ярдәмендә Федорга ясаган операция уңышлы үтте. Ул табиблар күзәтүе астында”, – дип хәбәр итә өлкә губернаторы. Александр Богомаз белдерүенчә, Федяның аркасыннан көнбатыш коралыннан чыгарылган пуляны алганнар.

Герой үскән күп балалы гаиләдә алар алты бала: дүрт малай һәм ике кыз. Иң кече кыз балага  – 6 яшь. Өлкәннәре, 23 һәм 24 яшьлекләре махсус хәрби операция зонасында, тагын бер малай шулай ук укып йөри.  

Федорның әнисе сөйләвенчә, һәлак булган водитель белән ул һәм тагын ике кыз баланың әниләре балаларны мәктәпкә йөртү турында килешкәннәр. Хатын сүзләренчә, Леонид бик ярдәмчел булган, авыр чакта гел булышкан. 63 яшьлек ир бирегә пенсиягә чыккач кайтып төпләнгән. Балалар бакчасында эшләгән: бинаны җылыткан. Элек Горгазда эшләгән. 

Чыганак: lenta.ru/ SHOT Телеграм-каналы

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас