

Уфаның Совет районы прокуратурасы балалар бакчасының элекке мөдиренә карата “мошенниклык” һәм “хезмәт ялганы” маддәләре буенча гаепләү карарын раслады.
Прокуратурада хәбәр итүләренчә, хатын үзенең танышын ялган рәвештә балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе итеп урнаштырган. Чынында исә мөдирнең танышы бакчада эшләмәгән, ә эш хакын мөдир үзе алып яткан. Гомум сумма 1 миллион сумнан артып киткән. Акчаларны ул үз мәнфәгатендә тотынган.
Гаепләнүче хатын өлешчә гаебен таныган. Гаепләү карары чыгарылгач, эш арытаба тикшерү өчен судка юнәлтеләчәк.
Чыганак: bashinform.ru