

Егет белән кызны вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче яшь ирне сак астына утыртканнар. Бу хакта республика судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Стәрлебаш районара суды ике кеше үтерүдә гаепләнгән 22 яшьлек Тимур Субханкуловны 2023 елның 25 апреленә кадәр сак астына утырту карарын кабул итте", - диелә хәбәрдә. Суд утырышында гаепләнүче дә, аның яклаучысы да тикшерүченең сак астына утырту карарына каршы чыккан, алар өй арестына урнаштыруны үтенгән.
Тикшерү версиясе буенча, 24 февраль көнне Субханкулов, Кыргыз-Миякә авылындагы паркка кергән урында туктап торган машина янына килгән дә көнчеллектән таныш кыз белән егетнең муенына, башына, күкрәгенә пычак белән чәнечкән. Алган җәрәхәтләрдән егет шунда ук җан биргән, кыз исә дәваханәдә үлгән.
Моннан соң гаепләнүче өенә кайткан да үз машинасына күчеп утырып Уфага юл тоткан. Әлшәй районының Идрис авылын узып барганда ул, каршы як полосага чыгып, "Лада Гранта"га бәрелгән. "Гранта"ның водителе дәваханәдә үлгән. Ике кеше үтерү һәм авария очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru