Җинаять һәм җәза
28 февраль 2023, 14:30

Мәчет подвалында балаларны кыйнап тотканнар

Мәдрәсә мөгаллиме Уфага Урта Азиядән килгән булган.

amic.ruamic.ru
Фото:amic.ru

Уфада дини фанатик тәүлекләр дәвамында малайларны җирле мәчетләрнең берсендә  подвалда ябып тоткан һәм аларны кыйнаган.  Ир Русиягә Урта Азиядән килгән. Бу хакта Mash Batash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Таҗикстан гражданины мәдрәсәдә  – мөселман уку һәм дини йортында – мөгаллим булып эшләгән. Ул мәчетнең подвалында урнашкан.  Остаз җитәкчелегендә 12 балигъ булмаган бала белем алган. “Мәктәп”тән качкан бала сүзләренчә,  мәдрәсәдә балаларны кагып-сугып укытканнар.

Мәдрәсә эшчәнлеге белән хокук сакчылары кызыксынган. Вакыйга урынына килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дүрт бала аларны чыннан да кыйнауларын раслаган. Тагын дүрт бала, тәннәрендә күгәргән эзләр булуына карамастан, кагу-сугылуга дучар булмадык дигән.  Моннан тыш, бинада көнкүреш шартлары начар булган: балалар матрасларда йокларга мәҗбүр булган.

Мәчет җитәкчелеге һәм Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте мәхәллә кешесе эше белән нинди дә булса элемтәне  кире кага.

Төбәктәге Тикшерү комитеты идарәсе иргә карата җинаять эше кузгатылуын хәбәр итә. Тикшерү версиясе буенча, ир балаларны  2023 ел башыннан алып кыйнаган. Аны Җинаять җәзалары кодексының ике маддәсе буенча гаеплиләр. Әлегә ирне тикшерү изоляторына япканнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас