Җинаять һәм җәза
28 февраль 2023, 08:47

Без капчыкта ятмый

Татарстанда 20 ел элек кылынган җинаять өчен 72 яшьлек пенсионерны хөкем итәчәкләр.

Без капчыкта ятмыйБез капчыкта ятмый
Без капчыкта ятмый

 

Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, ир 2003 елның июнь аенда Түбән Кама сусаклыгычына ике танышы белән балыкка китә. Балыкка баргач шайтан суы кабалар, аннан сүз артыннан сүз китә һәм ике балыкчы талаша башлый.

Айныграгы исерек дустының йоклап киткәнен көтә дә балта алып аны тураклап ташлый. Бу җинаятьне озак еллар ача алмыйлар. Әмма криминалистлар 20 елдан соң да аның эзенә төшә алганнар һәм  ирнең гапле булуын исбатлаучы дәлилләр тапканнар. Былтыргы елның август аенда ул тагын күршесе белән сүзгә килешеп аңа һөҗүм итәргә маташкан. Әмма кызы туктатып калган.

Әлеге вакытта җинаять эше судка тапшырылган.

Чыганак: tatpressa.ru

balashover.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас