

Ставрополь краеның милек мөнәсәбәтләре министры урынбасарын 2,7 миллион сум акчаны үзләштергәне өчен кулга алганнар. Аны пандемия чорында медицина битлекләре һәм бахилалар бәясен арттыруда гаеплиләр.
2020 елда Евгения Мосина Ставрополь краеның Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ПЭСТ компаниясе (төбәктә БДИ һәм башка чараларны үткәргәндә өчен маскалар һәм бахилалар белән тәэмин итү) арасында 16 миллион сумга якын бәягә ике килешү төзегән. Әмма, тикшерү фикеренчә, түрә үз мәнфәгатьләрен өстенрәк күргән, контора директоры белән килешеп, ул битлек-бахилалар бәясен 2,7 миллион сумга арттырган, ул хак саклану чараларының базардагы уртача бәясеннән артык булган. Акчалар, әлбәттә, кесәгә шуган, бу хәл дә, ковид сыман онытылган дип уйлагандыр ул...
Әмма 2023 елда оештырылган тикшерү нәтиҗәсендә бар да ачыкланган. Мосинаны “Мошенниклык” һәм “Вазифа биләгәндә вәкаләтләрне арттыру”. Аның әшнәен ачыклаганнар, аңа чикләү чарасы сайларга җыеналар.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.