

Яңа Мәскәүдә Изумрудный торак комплексында педагогик вузда укучы кызга серле тартма китерәләр. Анда кызның исеме язылган була. Кыз тартманы ача башлый һәм тартма шартлый. Хәзер кыз хастаханәдә ята, аның куллары һәм бите бик каты пешкән. Җинаятьтә шикләнелүче Никита Селюнинны полиция тоткарлаган.
Ошатып йөргән кызын шартлаткан 26 яшьлек Никита судта аны үтерергә теләмәвен белдергән. Бары тик “бераз имгәтергә” теләгән, чөнки кыз егетнең хис-тойгыларын кире каккан.
Тикшерү комитеты үтерергә маташу турында җинаять эше ачкан.
Никитаны ике айга СИЗОга япканнар.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.