

Кичә көндез Башкортстанның аучылык күзәтчелеге хезмәте Ырынбур өлкәсе белән чиктәш аучылык җирләрендә чираттагы рейд үткәргән. Бурангол авылындагы аучылык базасыннан 1,5-2 км ераклыкта һәм Тугустемир авылыннан көньяк-көнчыгышка таба 5-6 км ераклыкта алар браконьерларга тап булган.
Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, инспекторлар ике үтерелгән поши белән ике каргизәрне тоткарлаган. Соңрак җинаять урыны ихтимал булган җирдә өченче үтерелгән пошига тап булганнар. Республиканың ау ресурсларына зур зыян салынган.
Вакыйга урынына Ырынбур өлкәсеннән ау инспекторларын һәм полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар. Тоткарланган ирләрдән 3 берәмлек ау мылтыгы һәм ике каргизәргә ике поши түшкәсе салынган чаналарны тартып алганнар.
Чыганак: bashinform.ru