

Белгород шәһәре суды Украина ягында сугышырга теләгән 22 яшьлек Салехард кешесен 3 ел колониягә хөкем иткән.
Яшь ирне РФ Җинаять җәзалары кодексының "Русия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы килүче максатларда чит ил дәүләте территориясендә кораллы формированиедә катнашуга әзерлек" маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Тикшерү һәм суд әлеге ирнең Белгород аша Украина территориясенә чыгып, Украина армиясе составына кушылырга ниятләвен ачыклаган.
Сорау алуда тоткарланган ир шул рәвешле матди проблемаларын хәл итәргә, шулай ук Украина инфраструктурасын тергезүдә финанс яктан ярдәм итәргә теләгән идем, дигән. Яшь ир гаебен таныган.
Чыганак: lenta.ru