

Бу аяныч хәл бүген, 16 февральдә булган.
Лилиана Әхтәмова 50 яшьлек улы белән башкаланың Менделеев урамындагы күп катлы йортта яшәгән. Күршеләре әйтүенчә, 83 яшьлек ханым киң күңелле, ачык йөзле булган. Ә улы Михаил, киресенчә, кешеләр белән аралашып бармаган, наркотиклар да кулланган, диләр.
Бүген кичке якта ул тәрәзәне ачып әйберләрен һәм өй җиһазларын тышка ташлый башлаган. Шул вакытта күрше йорттагы кешеләр бу хәлне видеога төшереп топган. Берничә минуттан ир 83 яшьлек әнисен түбәнгә очырган да, өендә үз-үзенә кул салган.
Полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм килеп ишекне ачып кергәч, ир үлгән килеш җенес әгъзасыз һәм бармаксыз яткан. Урында тикшерүчеләр эшли.