Җинаять һәм җәза
14 февраль 2023, 06:47

Курыккан да качкан

Авария ясаган водитель икенче төбәккә үк чыгып киткән.

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Куергазы районы Яңа Урал авылында 13 февраль төнендә билгесез водитель шушы авылда яшәүче бер ирне бәрдергән һәм авария урынын ташлап качкан. Каза күргән ир алган тән җәрәхәтләреннәншунда ук үлгән.

Хокук сакчылары авария ясаган водительне ачыклап,  тоткарлаган. Ул – Куергазы районында яшәүче  26 яшьлек ир. Үз сүзләре буенча, ул, “Тойота Камри” автомобиле руле артында кеше таптаган да, һәлакәт урыныннан качкан. Машинасын яшереп, яшь ир Ырынбурга икенче машинасын сатарга киткән. Район үзәге Ермолаевога кайткач, аны полиция хезмәткәрләре кулга алган. 

“Транспорт чарасы белән идарә итүче затның юл хәрәкәте яки транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә саксызлык буенча кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять  эше кузгатылган. Водитель әлегә яшәгән урынын ташлап китмәве турында кул куйган. Берничә экспертиза билгеләнгән”, – диләр БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас