Җинаять һәм җәза
13 февраль 2023, 04:54

Туган көннән соң алты кеше дәваханәгә эләккән

Бер яшьлек баланың туган көненә дип җыелган булганнар...

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Уфа янындагы Михайловка авылында бер яшьлек баланың туган көнен үткәрү бәйрәме күңелсез тәмамланган.

“Mash” мәгълүмат чарасы хәбәр итүенчә, Максим һәм Елизавета улларына бер яшь тулу шатлыгын дуслары белән уртаклашырга булалар. Дуслар фатирга җыела. Хуҗалар беседкада шашлык пешергән арада Елизаветаның Альбина исемле ахирәте өенә җыена. Таксига таба атлаганда ул таеп китә, егыла һәм сумкасы беренче каттагы фатирның тәрәзәсенә килеп бәрелә. Фатирдан ике ир йөгереп чыгалар һәм хатынны тукмый башлыйлар.

Тавышка кунаклар йөгерешеп килә. Тәрәзә пыяласы ватылган өчен ярсыган ирләр Максимга тимер таяк белән ташланалар, дусларына пычак белән кизәнәләр. Аннары җинаять урыныннан качалар.

Канга баткан алты кешене күп санлы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә алып китәләр. Бүген Максим һәм Альбина – реанимациядә. Хатынның кабыргалары сынган һәм баш сөягенә зыян килгән.

Әле гаепле ирләрне эзлиләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас