

Гурьевскида гимназия директоры элек шунда эшләп киткән рәсем укытучысын судка биргән.
Элекке укытучы еш кына гимназиядәге уку процессына карата канәгатьсезлек белдергән. Гимназиядә аның оныгы укыган. Ата-аналарга балаларга эш дәфтәрләре сатып алырга кушкач (чынында, укытучы фикеренчә, дәүләт бюджетыннан гимназиягә эш дәфтәрләре сатып алуга 3 мең сум акча бүлгәннәр), ул гимназия директоры белән конфликтка кергән.
Укытучы әсбапларга бәйле хәл турында Мәгариф министрлыгына хәбәр итәргә уйлаган һәм интернетта комментарий калдырган. Әмма директор ханым моны күргән һәм гимназиянең намусын яклар өчен рәсем укытучысын судка биргән. Гимназия исәбенә лингвистик экспертиза үткәргәннәр (нәрсә генә юк икән бу дөньяда! – Авт.) дә, комментарийның зыянлы икәнлеген ачыклаганнар. Хәзер дәгъвачы укытучыдан зыянны каплатасы килә. Суд укытучыдан гимназия директорының чыгымнарын каплатуны таләп итә. Әмма укытучы Федераль иминлек хезмәтенә, икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге һәм коррупциягә каршы комитетка мөрәҗәгать иткән. Вакыйга ничек тәмамланыр...
Чыганак: lenta.ru