Җинаять һәм җәза
13 февраль 2023, 09:09

“100 мең сумга мәсьәләне хәл итәм...”

Шулай дигәч, ышанган инде.

m.999.mdm.999.md
Фото:m.999.md

Бәләбәй шәһәр суды Ярмәкәйдә яшәүче иргә карата “вазифа биләүчегә арадашчы аша ришвәт бирү” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2022 елның июнендә  гаепләнүче танышына кеше милкен үзләштерү һәм туздыру очраклары буенча җинаять эшләрендә фигурант булуын сөйләгән. Танышы исә фәлән сум акча өчен җинаять эшләрен туктату мәсьәләсен хәл итәргә булышам дип вәгъдә иткән.  

Полицейскийга 100 мең сум тапшырганда хокук саклау органнары гаепләнүче ирнең законсыз гамәлләренә  чик куйган.

Ир үз гаебен таныган. Җәза рәвешендә суд аңа 300 мең сум күләмдә штраф түләү карары чыгарган.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас