Җинаять һәм җәза
10 февраль 2023, 13:49

Күпләп кешеләр үтерергә план корган

Террорчы "Колумбайн" хәрәкәте идеологиясен үз иткән. 

pgnews.rupgnews.ru
Фото:pgnews.ru

Федераль иминлек хезмәте  Мордовиядә яшәүче 30 яшьлек ирне тоткарлаган. Ул күпләп кешеләр үтерергә җыенган булган. Әле аны психиатрия дәваханәсенә урнаштырганнар. Ирнең күпләп кешеләр үтерү планнары социаль челтәрдә  бастырылган посты аша билгеле булган. Ир Русиядә тыелган “Колумбайн” террористик хәрәкәт тарафдары булып чыккан. Аның корал йөртергә һәм саклуга рөхсәте булган.

Тентү вакытында хокук сакчылары ирнең йортында “Сайга”  карабины һәм травматик пистолет тапканнар. Шулай ук шәхси көндәлекләргә тап булганнар. Көндәлекләрдә ир   халык күп  җыелган урыннарда аларны  үтерү очракларын һәм ахырда үз-үзенә кул салуны тасвирлаган. Көч структуралары хезмәткәрләренә яшь ир еш кына агрессия өянәкләре кичерүен, үзенә һәм тирә-яктагыларга карата  нәфрәт тоюын сөйләгән. Аны Мордовиянең республика клиник психиатрия дәваханәсенә урнаштырганнар.

ФСБ хезмәткәрләре инициативасы белән ирне коралга лицензиясеннән мәхрүм иткәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас