Җинаять һәм җәза
10 февраль 2023, 11:15

Эх, 19 яшьлек кызның гәүдәсе генә табылган...

Иң коточкычы - кеше гомерен өзеп тә, җинаятьче гаебен танымаган...

Эх, 19 яшьлек кызның гәүдәсе генә табылган...Эх, 19 яшьлек кызның гәүдәсе генә табылган...
Эх, 19 яшьлек кызның гәүдәсе генә табылган...

Башкортстанда хәбәрсез югалган 19 яшьлек кызның гәүдәсе табылган – Салават шәһәрендә  кызны үтергән ирне хөкем итәчәкләр. Бу хакта БР буенча Тикшерү комитеты  хәбәр итә.

2022 елның июлендә полициягә  кызының билгесез югалуы турында  әнисе гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул быел  7 июльдә өеннән чыгып киткән һәм шуннан соң элемтәгә чыкмаган. Кыз әнисенә Ишембай районына китүе һәм анда егете белән яшәячәге турында язган.  Әмма соңрак элемтәгә чыгудан туктаткан.

Соңгы тапкыр югалган кызны Салаватта яшәүче 23 яшьлек ир-егет белән күргәннәр. Тик ир “минем кызның югалуында бер кысылышым да юк” дигән. Ләкин, кем әйтмешли, дәлилләргә каршы бара алмыйсың.  Шуларны  күрсәткәннән соң,  яшь ир кылган эшен таныган  һәм  кызның гәүдәсен яшергән урынны күрсәткән...

Ә бит кыз бу кеше белән социаль челтәрләр аша танышкан. 2022 елның 7 июлендә ул кызны табигатькә  чакырган. Бу пар Стәрлетамак районында  Новофедоровское авылы янындагы басуга юлланган.  Кайтырга җыенгач,  ир-егет  пычак чыгарып, кызның күкрәгенә кадаган. Җәрәхәтләрдән кыз  шунда үлгән.  Ир аның  гәүдәсен үлән белән каплап куйган һәм качкан.

Иң коточкычы шул – гаепләнүче  үз гаебен танымаган (!). Җинаять эше судка җибәрелгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас