Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 февраль 2023, 11:19

"Оныгың юл һәлакәтенә эләкте, акча җибәр"

Ике 18 яшьлек егет, шундый сүзләр белән олы яшьтәгеләрне алдап, 2 миллион сум акчаларын урлаган. 

"Оныгың юл һәлакәтенә эләкте, акча җибәр"
"Оныгың юл һәлакәтенә эләкте, акча җибәр"

Стәрлетамак шәһәрендә полициягә өлкән яшьтәге кешеләрдән берничә гариза килгән. Барлык очракларында да пенсионерларны стационар телефоннарына шалтыратып алдаганнар.

Җинаятьчеләр олыларга үзләрен оныклары һәм якын туганнары булып таныштырып, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүләре һәм аларның гаебе белән кешеләр зыян күрүе турында хәбәр итә. Җинаять җаваплылыгыннан азат ителү өчен, курьер аша кичекмәстән акча биреп җибәрергә кирәклеген җиткерәләр.

Шулай итеп, 88 яшьлек пенсионерның өй телефонына мошенниклар шалтыраткан да, оныгының авариягә эләгүен һәм 600 мең сум акча кирәклеген хәбәр иткән. Картәни кеше мондый хәбәргә битараф каламы соң? Әлбәттә, баласына ярдәм итә.

Чираттагы зыян күрүче дә юл-транспорт һәлакәтенә үз гаебе белән эләккәнен оныгын төрмәдән коткарып калу өчен курьерга 200 мең сум акчасын биреп җибәргән.

Мошенниклар шундый ук җиңел хәйлә белән тагын бер олы яшьтәге ханымны алдаганнар. Аңа, кызы юлда авариягә эләгеп, кеше машинасын яньчегәне өчен 100 мең сум акча кирәк булуын хәбәр иткәннәр. Шулай итеп, ул да акчасыз калган. Ә кызы ул көнне бөтенләй руль артына утырмаган. 

Барлык хәлләр буенча да җинаять эшләре кузгатылган. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары бу явызлыкта шикләнелүчеләрне тоткарлый алган. Алар Гафури һәм Әлшәй районнарында яшәүче 18 яшьлек егетләр булып чыга.

Тикшерү нәтиҗәсендә, алар Стәрлетамак, Уфа һәм Салават шәһәрләрендә кылынган шундый җиде җинаятьтә катнашкан булулары ачыкланган. Зыян күрүчеләрне алдап, барлыгы ике миллион сумга якын акчаларын алганнар.

Шикләнелүчеләр әле сак астында, аларның шундый ук башка җинаять эшләрендә катнашы булуы-булмавын тикшерәләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: