Җинаять һәм җәза
9 февраль 2023, 13:59

Нәни кызын ялангач килеш карга ташлаган

Хәсрәт-аналар саны көннән-көн арта...

rostov.mk.rurostov.mk.ru
Фото:rostov.mk.ru

Уфада яшәүче хатын, исерек булган килеш, 1 яшьлек ялангач кызын карга ыргыткан. Бу хакта NewsBash.ru интернет-басмасы хәбәр итә.

Вологодская урамындагы йорт балконындагы бер ир бала елавын ишетеп кала. Йөгереп тышка чыкса, ул көрттә утырган хатынны һәм аның  янәшәсендә кар өстендә яткан баланы күргән.

Нәни кызны тиз арада җылыга алып кергәннәр. Вакыйга урынына килеп җиткән медиклар аны өшү һәм кискен респиратор авыру  билгеләре белән дәваханәгә алып киткән.

Исерек ананы полиция бүлегенә алып килгәннәр.  1 яшьлек кызчктан башка аның тагын 4 баласы бар икән. Ул ана хокукларыннан мәхрүм ителгән һәм кеше үтергәне өчен хөкем ителгән булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас