

Подмосковьеның Химки шәһәрендә сыйныфташын пычак белән чәнчеп-кискәләп беткән кызга яше аркасында бернинди дә җәза янамый. Гаиләгә иң күбе административ җаваплылыкка тарттыру һәм баланы исәпкә кую яный. Әгәр инде медицина экспертизасы нәтиҗәсендә нинди дә булса тайпылыш ачыкланса, 12 яшьлек Мильвираны мәҗбүри дәвалануга салырга мөмкиннәр (кайчагында дәвалау курсының 2 елга кадәр дәвам итү ихтималы бар).
Әле кыз психиатрия дәваханәсендә экспертиза нәтиҗәләрен көтә. Экспертиза нәтиҗәләре әзер булганчы 10 көн дә үтәргә мөмкин. Тайпылышлар ачыкланмаса, баланы өенә кайтарып җибәрәчәкләр.
Ә менә мәктәп хезмәткәрләренә ваемсызлык өчен 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Укучы кызның сыйныф җитәкчесе эштән читләштерелгән инде.
Кичә, 7 февраль көнне, Подмосковьеның Химки шәһәрендә 10нчы санлы лицейда 5 класста укучы кыз өйдән алып килгән пычак белән сыйныфташын бик каты яралавын язган идек. Эчке әгъзаларына ук чәнечмәсә, Мильвира сыйныфташының йөзен, башын, күкрәген бик күп тапкырлар кискәләп беткән. Каза күргә бала бик күп кан югалткан, шуңа ул авыр хәлдә. Химкидан аны санавиация белән Люберцы шәһәре дәваханәсенә озатканнар.