Җинаять һәм җәза
7 февраль 2023, 05:47

Батуттан сикергәннән соң үлгән

Коточкыч!

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

 Күмертауда элекке батут үзәге директорын кеше үлеменә китергән яисә балигъ булмаганның сәламәтлегенә авыр зыян салуга сәбәпче булган хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәгәне өчен хөкем итәчәкләр.

Узган елның сентябрендә Күмертау шәһәренең батут үзәгендә аек булмаган 19 яшьлек егет батуттан "поролон чокыр"га сикергән, әмма бетон өслеккә төшкән. Аның умыртка сөяге сынган. 11 көн хастаханәдә дәвалануына карамастан, аның хәле яхшырмый. Ул үлә. Тикшерү ачыклавынча, бу аттракцион ГОСТ таләпләренә туры килмәгән, чөнки "поролон чокыр" төбендәге саклану өслеге җимерелгән булган. Нәкъ шул сәбәпле егетнең умыртка сөяге сынган да инде.

Моннан тыш, шушы ук батут үзәгендә 4 яшьлек малай, батуттан сикереп, аның тимер каркасына төшкән. Нәтиҗәдә аягын сындырган. Бу каркас та ГОСТ таләпләренә ярашлы тиешенчә сакланган булырга тиеш.

Югарыда язылган хәлләр турында хокук саклау органнарына хәбәр иткәч, батут үзәге эшчәнлеге туктатылган. Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Шулай да тикшерү җитәрлек дәлилләр җыйган, шул сәбәпле җинаять эше буенча гаепләү расланган. Эшне судка юнәлткәннәр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас