Җинаять һәм җәза
5 Февраля 2023, 19:21

Шаһитлар ярдәм итмәгән

Бигрәк битарафбыз шул...

Шаһитлар ярдәм итмәгәнШаһитлар ярдәм итмәгән
Шаһитлар ярдәм итмәгән

Подмосковьеның Подольск шәһәрендә урамда  хәмер эчеп торучы хулиганнарга кисәтү ясаган ирне үтерү очрагының нечкәлекләре билгеле булган.

112 Телеграм-каналы язуынча, низаг 60 яшьлек Сергей Кирюханцев эчеп торучы компаниягә кисәтү ясаудан чыккан. 34 яшьлек Александр Большаков белән 41 яшьлек Сергей Худик иргә ташланганнар һәм ан икәүләп тукмый башлаганнар,  диелә хәбәрдә.

Кызганычка каршы, вакыйга урынына килгән медиклар 60 яшьлек ирне коткара алмаганнар, ул кыйналу нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән үлгән. Соңрак җинаятьчеләрне тоткарлаганнар. Әйткәндәй, 34 яшьлек Большаков моңа кадәр караклык һәм талау өчен хөкем ителгән булган инде.  

Иң аянычы шул, 112 Телеграм-каналы язуынча, Кирюханцевны урамда шаһитлар алдында тукмаганнар. Әмма ирне беркем яклап чыкмаган, җинаятьчеләр исә аны  тукмап туктагач, тыныч кына үз юллары белән киткәннәр. Кирюханцев,  бәлки, шул мизгелдә соңгы сулышын алгандыр...

Чыганак: moslenta.ru

Фото: m.ru24.net

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас