Җинаять һәм җәза
6 февраль 2023, 10:00

Этне нәни улының күз алдында асып куйган

Арабызда вәхшиләр очрап тора шул...

Этне  нәни  улының күз алдында  асып куйганЭтне  нәни  улының күз алдында  асып куйган
Этне нәни улының күз алдында асып куйган

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче ир-атка сирәк кулланыла торган маддә буенча хөкем карары чыгарылган: “кечкенә баланың күз алдында хайванга карата аның үлеменә  китергән рәхимсез мөгамәлә". Ирнең хезмәт хакының 5%ы  дәүләт кеременә тотып калыначак, ул бер елга төзәтү эшләренә җәлеп ителгән.

Тикшерүчеләр ачыклавынча, гаепләнүче 2022 елның җәендә нык исерек хәлдә  үзе яшәгән Ярославка авылындагы  эт белән уйнарга маташкан. Эткә исерекнең үз-үзен тотышы ошамагандыр инде, күрәсең,  ул иргә ырылдаган. Тавышка һәм эт өрүенә өйдән ирнең 12 яшьлек улы йөгереп чыккан.

Исерек вәхши, шунда бала булуга карамастан, этне муенчагыннан  эләктереп,  аны ишек алдындагы агач балкага элеп куйган. Малай әтисен акылга китерергә теләп, кычкыра, ә бахыр эт буыла башлаган... Ләкин исереккә бу гамәле генә  аз тоелган, күрәсең, ул пычак алып, аны этның муенына кадаган... Коточкыч! Бахыр эт үлгән. 

12 яшьлек үсмер малайның гомерендә дә онытылмаячак күңел ярасы алуы турында әйтеп тә торасы түгелдер.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас