Җинаять һәм җәза
5 февраль 2023, 14:57

Машинадан сикереп төшеп качмакчы булган

Тик аны шунда ук икенче машина таптаган...

Машинадан сикереп төшеп качмакчы булганМашинадан сикереп төшеп качмакчы булган
Машинадан сикереп төшеп качмакчы булган

3 февральдә Гафури  районының Красноусольский авылында полицейскийлар наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә шикләнелгән 35 яшьлек ирне тоткарлаган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, тоткарланган ир моңа кадәр  шундый ук җинаять кылганы өчен җаваплылыкка тарттырылган булган.

Ирне полиция бүлегенә алып барганда ул пассажир ишеген ачкан һәм качу ниятендә машинадан сикергән. Тик... каршыга килүче “Hyundai” шунда ук ирне бәрдергән. Дәваханәгә илтүгә карамастан, тоткарланган ир һәлак булган.

Ведомствода белдерүләренчә, вакыйга буенча тикшерү оештырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас