Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 февраль 2023, 10:27

Уфада коточкыч фаҗига...

Башка сыймаслык үлемечле вакыйга бүген иртән булган...

kashira.ru
kashira.ru

Бүген, 3 февраль иртәсендә, Башкортстан башкаласы Уфада коточкыч фаҗига булган: Степан Кувыкин урамында урнашкан йортларның берсендә күп балалы гаиләдә өч кешенең гомере өзелгән...

“Якынча мәгълүматлар буенча, иртән бер хатын күршесенең ишеген шакый. Аның янында 10 яшьлек кызы да була. Хатын иренең гаиләдә гауга куптаруын, кыланышлары куркыныч булуын әйтә һәм күрше ирнең аның белән сөйләшеп каравын үтенә. Барысы бергә хатын яшәгән фатирга юлланалар, әммә ишек эчке яктан бикләнгән булып чыга. Коткару хезмәтен чакыртырга туры килә. Коткаручылар ишекне ачып җибәргәч, коточкыч күренешкә тап булалар: 7 һәм 13 яшьлек ике малай, аларның әтиләре үлгән була. Балаларның тәнендә пычак яралары табыла. Күрәсең, аларның гомерен гаилә башлыгы өзгән, аннары үзенә үзе кул салган...” – дип сөйләгән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына бу хәл белән якыннан таныш кеше.

Әйтүләренчә, гаилә исәптә тормаган. Мәрхүм ир эре компаниядә эшләгән, әлеге вакытта отпускта булган. Фаҗига иртәсендә ул айнык булган, диләр...

Әле вакыйга урынында хокук саклаучылар эшли, җаношеткеч хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: