Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 февраль 2023, 15:00

“Акча бирәм, улымны армиядән азат итегез әле...”

Ришвәт алучыга суд башланган.

“Акча бирәм, улымны армиядән азат итегез әле...”
“Акча бирәм, улымны армиядән азат итегез әле...”

   Ришвәт алу, ришвәт бирү – бик начар күренеш, закон бозу. Уфаның Калинин районы судында 1 февральдә Орджоникидзе, Калинин һәм Октябрь районнары хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы  Константин В.ның хатынына  карата җинаять эше карала башлады. Бу турыда  “Честно говоря” программасы хәбәр итә.

   Гаепләүче як тарафыннан ришвәтне хәрби комиссар хатыны аша  тапшыруның ким дигәндә ике очрагы исбатланган.

    "Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның җәендә Константин В. хатынына бер ханым улын  хәрби хезмәттән  азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Моның өчен акчалата бүләк вәгъдә иткән. Алдан килешенеп, 2021 елның июненнән сентябренә кадәр  ханым  арадашчы аша Константин В.га  170 мең сум акча тапшырган. Шуннан соң шикләнелүче медицина комиссиясе узуны оештырган,  аның нәтиҗәләре буенча яшь егет  хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителгән һәм запаска күчерелгән”, - дип хәбәр иткәннәр иде моңа кадәр  БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: