

Башкортстанда адвокат үзе яклаган кешенең хатыныннан алдап 1,5 млн сум акча алган.
Эш болай булган. Башкортстаның Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның октябрендә бу адвокат гаепләнүчене күрәләтә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы җинаять эше буенча якларга алынган. Ул гаепләнүченең хатынына: “Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә 1,5 млн сум ришвәт бирсәң, иреңә биреләчәк җәзаны йомшартырга һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә була”, - дигән.
Чынында исә адвокат ул акчаларны хокук саклау органы хезмәткәрләренә бирергә җыенмаган да. Хатын башта аның тәкъдименә ризалашкан. Әмма аның законсыз булуын аңлагач, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткән.
Акчаларны адвокатка тапшырган вакытта тегене федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе оперативниклары җинаять өстендә тоткарланган. Хәзер адвокатның үзен хөкем итәчәкләр.