Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 февраль 2023, 11:20

Күңелкәең интим-хезмәт теләсә...

Башың эшләмәсә, кәшилүгеңә көч килә инде...

Күңелкәең интим-хезмәт теләсә...
Күңелкәең интим-хезмәт теләсә...

Салават шәһәре полициясенә 19 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Ул полиция хезмәткәрләренә дусты белән бергә интим характердагы хезмәтләрдән файдаланырга теләве турында сөйләгән. Әмма  аны мошенниклар  алдаган.

   БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезметендә аңлатуларынча,  студент егет интим-сайтныИнтернетта тапкан. Үзенә ошаган кызны сайлагач,  шунда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраткан.

    Телефонның теге башында егеткә интим-хезмәтнең бәясе күпме булачагын әйткәннәр һәм  страховка өчен дә түләргә кирәклеген аңлатканнар.  Егетләр ризалашып, сайттагы туташ җибәргән банк исәбенә 15 мең сум акча күчергәннәр...

   “Тагын 10 мең сум акча кирәк”, - дигән сайттагы кыз егетләргә. Болары ике дә уйлап тормый, ун меңне кызга салганнар. Кыз исә: “Сезнең 10 мең сумыгыз килмәде. Тагын да 20 мең сум салырга кирәк”, - димәсенме!

   Шул вакытта гына егетләр аларны алдаганнарын чамалап, акчаларын кире кайтаруны таләп иткәннәр. Тик кыз банктагы счетның блокировкаланган булуын  һәм ул аларга 20 мең сум акча җибәргәннән соң гына акчаларын кире кайтара алачагын әйтә. Барлыгы егетләр мошенникларга 25 мең сум акча күчергәннәр.

  Хәзер бу эш – мошенниклык -  буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: