Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 гыйнвар 2023, 19:06

Вахтовик исерек булган

Бу хәл 29 гыйнварда теркәлгән.

gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru

Уфада транспорт полициясе хезмәткәре административ җаваплылыкка тарттырмас өчен тәкъдим ителгән ришвәттәгн баш тарткан. Бу хәл 29 гыйнварда теркәлгән. Ришвәтне Татарстанда яшәүче 44 яшьлек ир бирмәке булган.

Уфаның тимер юл вокзалында полиция бүлмәсенә Татарстанда яшәүче ирне алып кергәннәр. Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргәне өчен административ  протокол төзегәндә ул полицейскийга 5 мең сум күләмдә ришвәт бирергә теләгән. Бу гамәлләр өчен җинаять җәзасына тарттырылачагын әйтеп-аңлатып торуларына карамастан, ул хокук сакчысына акча сузган. Үзенең вахта ысулы белән эшләп йөрүен һәм хокук бозу очрагы турында билгеле булган хәлдә эшеннен колак кагу ихтималы барлыгын сөйләгән.

Полицейскийлар акча бирергә маташуны теркәгән, видеога төшергән. Соңрак аек булмаган вахтовик медицина тикшерүенә озатылган. Хәзер аңа исерек йөргәне өчен генә түгел, ришвәт бирергә маташу өчен дә җаваплылык яный. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: