Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
31 гыйнвар 2023, 18:25

30 мең сум акча өчен...

Кырын эш кайчан да булса беленә шул...

ufa.bezformata.com
Фото:ufa.bezformata.com

Башкаланың Октябрь районы прокуратурасы уфалы иргә карата “ут төртү юлы белән кеше милкен алдан уйлап бозу яисә юкка чыгару” маддәсе буенча җинаять эшенә кагылышлы гаепләү карарын раслады.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, узган елның ноябрендә  гаепләнүче  ачыкланмаган шәхестән Toyota Land Cruiser 200 машинасын ут төртеп яндыру юлы белән 30 мең сум акча эшләү тәкъдиме алган. Ир иномаркага бензин койган һәм машинага ут төрткән дә үз юлында булган. Әмма ут “Тойота” янәшәсендәге Hyundai Tucson маркалы машинага да күчкән.

Нәтиҗәдә 9,3 миллионнан артыграк суммага зыян күрелгән.

Гаепләнүче гаебен таныган. Арытаба тикшерү өчен җинаять эшен Октябрь район судына юнәлткәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: