Җинаять һәм җәза
30 гыйнвар 2023, 05:21

Вәхшилегенә шаккатарсың

Үги әтисе кыйнаган малайның бармакларын ампутацияләгәннәр.

ВКонтакте Вәхшилегенә шаккатарсыңВКонтакте Вәхшилегенә шаккатарсың
Вәхшилегенә шаккатарсыңФото:ВКонтакте

Мәскәү шәһәрендә тикшерүчеләр даими рәвештә үги малаен кыйнаган иргә карата җинаять эше ачканнар. Соңгы шундый җәзалаулардан соң 7 яшьлек малай хастаханәгә эләккән: аның кулындагы 8 бармагын ампутацияләгәннәр.

Мәскәү шәһәре буенча тикшерү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ир үги малаен яратмаган, аны физик һәм мораль газапларга дучар итеп торган. Әлеге вакытта ирне кулга алганнар. Тикшерү органнары малайның әнисен дә чакырткан, алар ана кешенең малаен шулкадәр газаплауларга ничек дәшмичә түзде икән дигән сорауга җавап аласылары килә. Сорау алу нәтиҗәләренә карап аңа да хокукый бәя биреләчәк, гаебе булса, ул да закон алдында җавап бирәчәк.

Табиблар малайның кулындагы сухожилиеләрен саклап кала алган, шуңа протез куеп булачак. 

“Бөтен тәне күгәргән, бөтен җирендә җөйләр, - дип сөйләгән табиб. – Аркасын кайнар су белән пешекләгәннәр. Аны бик бәләкәй чагыннан газаплаганнар. Ул русча бөтенләй аңламый, волонтер аша аралашабыз”.

Малайны да, сеңлесен дә гаиләдән тартып алганнар.

Чыганак: tatpressa.ru  

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас