Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 гыйнвар 2023, 15:58

Әнисен харап итә язган

Эчкән килеш руль артына утырып, юл һәлакәтенә очраган. 

Әнисен харап итә язган
Әнисен харап итә язган

Кичә көндез, 29 гыйнварда, Баймак - Первомайское юлында Хәйбулла районында яшәүче 51 яшьлек водитель «Шевроле Нива»сы белән юл читенә төшеп киткән. Юл һәлакәтендә аның 73 яшьлек әнисе имгәнгән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре килеп, тикшерә башлагач, водительнең эчкән булуы ачыкланган. Ир юл һәлакәтеннән соң машинадан аракы алып эчтем, дигән.

"Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш руль артына утыру - иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Узган ел республикада исерек машина йөртүчеләр катнашлыгында юл һәлакәтләре саны кимүгә карамастан, бу мәсьәлә даими контрольдә кала. Уйлап кына карагыз, узган ялларда гына да республикада 130 исерек машина йөртүче тоткарланган. Алар да фаҗига тудырырга мөмкин иде", - дигән Владимир Севастьянов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: