Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 гыйнвар 2023, 19:10

Кунакта егетнең башын төйгәннәр

Аңа табибка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. 

Кунакта егетнең башын төйгәннәр
Кунакта егетнең башын төйгәннәр

Уфада полициягә бер ир мөрәҗәгать иткән. Үзенең башына суккан кешене җәзага тарттыру турында гариза язган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүче танышына кунакка килгән. Фатирда таныш булмаган чит ир-егетләр дә булган. Алар өстәл артында сөйләшеп утырганнар, спиртлы эчемлекләре дә булган.

Берникадәр вакыттан алар янына бер кыз килеп, әңгәмәләренә кушылган, ә ирләрнең берсе аны битәрләп, ямьсез сүзләр "яудыра" башлаган. Зыян күргән егет түзмәгән, кызны яклый башлаган, ә теге ир аңа җавап итеп башына суккан.

Икенче көнне шул җире нык итеп авырта башлаган һәм ир табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене ачыклый һәм тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән 31 яшьлек Уфа кешесе булып чыккан. Ир-ат үз гаебен таныган. Ул низаг вакытында кызып киткән һәм исерек булу сәбәпле үз-үзен белештермәгән.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: