Җинаять һәм җәза
29 гыйнвар 2023, 19:43

Ашказанында ярты кило наркотик тапканнар

Коточкыч!

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Мәскәүнең Внуково аэропортында полицейскийлар  наркотиклар йоткан 23 яшьлек хатынны тоткарлаган. Бу хакта кичә, 29 гыйнварда,  Baza  Телеграм-каналы хәбәр итте.

Канал хәбәр итүенчә,  яшь хатын Мәскәүгә Истанбулдан кайткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны тикшерергә уйлаган һәм рентген ясагач, аның ашказанында төргәкләр күргән. Яшь хатынны дәваханәгә илткәннәр. Ике көннән соң полицейскийлар яшь хатынның ашказанында ярты кило кокаин булганлыгын ачыклаган. Шулкадәр наркотик 90 кечкенә кара төргәкләргә бүлепп салынган булган.

РФ Җинаять җәзалары кодексының  229.1 маддәсе (“Наркотик матдәләр контрабандасы”) буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган хатынга 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас