Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 гыйнвар 2023, 13:14

Башкортстанда турфирма директоры халыкны 2,7 миллион сумга алдаган

Тотылмам дип уйлады микән? 

Башкортстанда турфирма директоры халыкны 2,7 миллион сумга алдаган
Башкортстанда турфирма директоры халыкны 2,7 миллион сумга алдаган

Башкортстанда турфирма директоры клиентларына 2,7 миллион сумлык юллама сатып алдаган.

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче ханым, туристлык агентлыгы директоры буларак, клиентларына ялган юлламалары саткан. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иткәннәр. Хатын мошенниклыкта гаепләнә.

Турагентлык директоры халыкка үзебезнең шифаханәләргә һәм чит ил курортларына юлламалар саткан, ләкин турларны ул чынлыкта сатып алмаган һәм алар өчен түләмәгән. Ул 44 кешене төп башына утыртып, 2,7 миллион сумга баеган.

Җинаятьче, моннан тыш, мәшгульлек үзәгендә ялган документлар биреп, 350 мең сум акча алган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Стәрлетамак шәһәр судында каралачак.

Фото:100dorog.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: