Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 гыйнвар 2023, 20:57

Ата кеше йодрык төйнәп табибка ташланган

Сәбәбе - стоматолог аның кызының тешен алуны кирәк дип тапмаган. 

idei.club
Фото:idei.club

Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәрендә ата кеше кызын теш табибына алып килгән. Кабул итү вакытында ул стоматолог белән талашып китә һәм аны тукмап ташлый.

Бу хакта вакыйгага шаһит булган хатын сөйләгән. Хатын сүзләренчә,  ата кеше табиб кабинетына кергәч, кызының сөт тешен алдыруын сораган. Стоматолог исә тешне алдыруның кирәге юк дип тапкан. Әмма икенче фикердәге ата кеше табибка йодрык белән ташланган. Якалашып киткән табиб белән “хәстәрлекле” ата коридорга чыгып әүмәкләшә башлаган. Клиникага килгән башка пациентлар моңа шаһит булганнар.

“Йөзенә сукты, бугандай итеп муеныннан да берничә тапкыр эләктерде. Табибка приемга килгән калган пациентларгакайтып китәргә туры килде, чөнки стоматолог  җитди җәрәхәтләнде”, – дип сөйли вакыйгага шаһит хатын.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү оештырган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: