Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 гыйнвар 2023, 21:43

Няня балаларны даими тукмап торган (ВИДЕО)

Бу хәл Якутскида булган. 

yakutsk.bezformata.com
Фото: yakutsk.bezformata.com

Балаларны кыйнаган няняга каршы “Җәзалау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

“Моя прекрасная няня” сериалын хәтерлисездер бит? Ә бу вакыйга буенча “Моя ужасная няня” фильмын төшерергә  булыр иде. Якутскида яшәүче бер ана 33 яшьлек Лилия исемле хатынны балаларын карар өчен яллаган. Фатирында  күзәтү камералары да урнаштырган. Көннәрдән беркөнне эштән кайткач, ул камера язмаларын карап чыккан һәм шок кичергән. Няня  хуҗабикәнең кроватенда җәелеп ята, үзе балаларга акыра һәм җикерә. Аның ике яшьлек малаен кыйный, сабый муенына ураган зарядка шнурын няня кисәк кенә тартып ала, ә дүрт яшьлек малайга аты-юлы белән сүгенеп, командалар биреп ята. Балаларны карар урынына няня тиктоклар төшереп яткан.

Социаль челтәрләрдә җәнҗал чыккач, полиция садист няняны тоткарлаган. Мөгаен, ул берәр өч еллап тиктоклар төшерә алмас инде. Җинаять эше буенча аңа шулкадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: SHOT  Телеграм-каналы. 

SHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: