Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 гыйнвар 2023, 12:33

Кибет сатучысына пычак белән янаган

Бу хәл Белоретта булган. 

Кибет сатучысына пычак белән янаган
Кибет сатучысына пычак белән янаган

Белоретта яшәүче ир, пычак белән кораллаган килеш урындагы бер супермаркет сатучысына үтерү белән янаган.

Вакыйга узган елның декабрендә теркәлгән. Кибет видеокамераларында җинаятьченең сөт витринасыннан шешә алуы аермачык күренә. Шешәдәге сыекчаны эчкәч, ир буш савытны кире урынына куя. Кибет хезмәткәренең товар өчен түләргә кирәк дигән сүзләренә 27 яшьлек ир пычагын китереп чыгара. Коты очкан сатучы ирдән складта качкан. Җинаятьче кибеттән чыгып китә, әмма күп тә үтми саклау камерасында калган әйберләре артыннан кире әйләнеп керә. Полицейскийлар ирне урамда тоткарлый.

Шикләнелүче ир гаебен таныган һәм кылыгына үкенгән. Вакыйга вакытында бик нык исерек идем дип акланган.

Аны үтерү белән янау маддәсе буенча җинаять җәзасы көтә. Җинаять эшен прокуратурага тапшыру өчен әзерлиләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: