Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 гыйнвар 2023, 13:13

Урамга чыгарга да куркырсың

Уфада бер егеткә пистолет белән янап, телефонын тартып алганнар. 

Урамга чыгарга да куркырсың
Урамга чыгарга да куркырсың

️ ️ Уфа урамында бер егеткә пистолет белән янап, телефонын тартып алганнар. Бу хәл кичә, 24 гыйнварда булган. Зыян күрүче 22 яшьлек егет полициягә мөрәҗәгать иткән.

Егет кичке 8дә урамнан жәяү китеп барганда янына бер таныш булмаган кеше килгән дә, пистолетка охшаган әйбер белән яный башлаган. Ул аңа телефонын бирүне таләп иткән. Куркыту өчен аяклары берничә тапкыр аткан да. Урамда кешеләр дә йөреп торган, әмма егеткә куркыныч янаганын күрүче, ярдәмгә килүче булмаган. Егет җинаятьчегә куркуыннан телефонын биреп йөгергән.

Зыян күләме 25 мең сум тәшкил иткән. Берничә сәгать эчендә җинаятьчене тапканнар һәм тоткарлаганнар. Ул 21 яшьлек Уфа кешесе булып чыккан.

"Ул үз гаебен таныган һәм телефонны комиссион кибеткә тапшыруын әйткән. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Пневматик пистолеты тартып алынган. Хәзерге вакытта шикләнелүче сак астында", - дигәннәр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: