Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 гыйнвар 2023, 10:40

Кая карама – сатлыкҗаннар

Бүгенге көндә беркемгә дә ышаныч юк...

eanews.ru
Фото:eanews.ru

Тимер юлда диверсия оештыруда шикләнелгән ирне Брянск өлкәсендә тоткарлаганнар. Анда Белоруссия чигеннән ерак түгел поездлар хәрәкәтендә тоткарлыклар тудырырга тырышканнар.

SHOT Telegram-каналы язуынча, төнге сәгать берләрдә тимер юл кичүеннән ерак түгел төтен күреп калганнар. Тиз арада бу урынга махсус хезмәтләр килеп җиткән. Тикшерү нәтиҗәсендә кемнеңдер реле шкафына ут төртүе ачыкланган. Янгынны сүндергәннәр, составлар хәрәкәтенә зыян килмәгән.

Шикләнелүчене тиз тоткарлаганнар. Ул – моңа кадәр хөкем ителмәгән Сураж шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек егет. Аның өендә бер мең сум доллар акча, диверсия оештырыласы урыннарның кулдан төшерелгән схемасы һәм сыекча белән канистра тапканнар. Яшь егет гаебен танымый. Тикшерү  бара.

Бигрәк болганчык заманда яшибез. Кая карама – сатлыкҗаннар...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: